“Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы сәясәт” озак сроклы квалификация күтәрүнең читтән торып курсына чакыру

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Читтән торып уку форматына ихтыяҗ булу һәм кузгатылучы сорауның актуальлеге сәбәпле, 2021 елның 15 мартыннан 2021 елның 24 апреленә кадәр «Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы сәясәт» программасы буенча җирле үзидарә органнары һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләре җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары өчен озак сроклы квалификация күтәрү курслары узачак.

Укыту барышында законнардагы үзгәрешләр, аерым алганда, «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы, «Тикшерү комитеты турында» 403-ФЗ номерлы федераль законнарның соңгы редакцияләренә аерым игътибар биреләчәк. Экспертлар дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы сәясәтне формалаштыру һәм коррупцион куркынычларны анализлау тәҗрибәсен тәкъдим итәчәкләр. Коррупциягә каршы һәм монополиягә каршы комплексның катлаулы мәсьәләләре, законнар үтәлешен контрольдә тоту һәм күзәтү тәртибе җентекләп өйрәнеләчәк, шулай ук коррупцион җинаятьләр буенча суд практикасы мисаллары тәкъдим ителәчәк.

Квалификация күтәрү экспертлары сыйфатында «Милли иҗтимагый контроль комитеты, Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Мәскәү коррупциягә каршы комитеты вәкилләре, корпоратив иминлек һәм рисклар белән идарә итү өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак.

Курста катнашучылар сыйфатында региональ башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, вазыйфаи бурычларына  коррупциягә каршы тору чараларын тәэмин итү кергән җитәкчеләр һәм белгечләр, шулай ук барлык кызыксынган затлар чакырыла.

Сораулар буенча клиентлар белән эшләү бүлегенә +7 (965) 186-79-45 күп каналлы телефон яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә: musienko@seminar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International