Бу атнада район башлыгына җир, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, көнкүреш характерындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук шәхси сораулар да булды. Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды һәм җаваплы затларга билгеләнгән срокта үтәү өчен йөкләнде.
Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук без гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы МР башлыгы исеменә һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә Пушкин ур., 38 йорт (каб. 107) адресы буенча гариза язарга мөмкин.