Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә күз күреме начарлану белән буран саклана, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга көчле җил,
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык барлыкка килүе көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Автомобиль йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык урнашуны үзгәртүләрдән, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормозга басулардан сакланырга, кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күренүчәнлек начар һәм юл өсте тайгак булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Транспорт юлын аркылы чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдалану мөһим;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юл аркылы йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.