Конференциядә Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары – Ильясов Закуан Варис улы һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Ютазы муниципаль районындагы ышанычлы вәкиле Зөлфия Мөслих кызы Әгълиева, профсоюз активы катнашты.
Зөлфия Мөслих кызы үз докладында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының башлангыч профсоюз оешмалары эше турында җентекләп сөйләде. 2021 елга яңа бурычлар куелды. Доклад белән шулай ук «Олимп» мәктәбе директоры Ринат Наил улы Ситдыйков чыгыш ясады.
Конференция ахырында Зөлфия Мөслих кызы профсоюз активына рәхмәт белдерде һәм хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.