«Бергә эшлибез!» республика акциясе

2021 елның 5 марты, җомга

“Бергә эшлибез!” республика акциясе #УПРвРТделаемвместе хештегы астында социаль челтәрләрдә уза.

Анда катнашу өчен 8 мартка кадәр әни, әби, туганнар, дуслар, укытучылар белән бергә бәйрәмгә багышланган иҗади эш әзерләргә кирәк. Әйтик, ризык әзерләргә, картина ясарга яки чигәргә, бүләк сыйфатында скульптура иҗат итәргә, сувенир ясарга, музыка коралында яраткан әсәреңне уйнарга. Боларның барысын да видеога яздырырга яки фотога төшерергә, ә аннары Instagram яки «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә #УПРвРТделаемвместе хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Постта кемнең катнашуы һәм бүләкнең ничек иҗат ителүе турында сөйләъ мәҗбүри. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәбәр итүләренчә, урнаштырылган пост реклама булырга тиеш түгел, шулай ук экстремистлык юнәлешендәге материал булмавы, балаларның психик һәм физик сәламәтлегенә зыян китермәве мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International