Начар метеорологик күренешләр: 7 март кичендә, 2021 елның 8 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә түбәндәге һава торышы көтелә:
- 500-1000 метрга кадәр күз күреме начарлануы белән буран;
- секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил;
төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар;
юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
2021 елның 8 мартына
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча көтелә:
Кар, төнлә һәм иртән урыны белән - көчле. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14 градус, иртән -5..-9 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез максималь һава температурасы -3..-7˚. Юлларда бозлавык.