Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 9 мартыннан 20 мартына кадәр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан хезмәтләр күрсәткәндә һәм товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 9-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр (12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр тәнәфес), 8(85569)563, 8(85569)56362 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.