Сезгә «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 елда Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрүе турында хәбәр итәбез.
Тоташ күзәтүнең максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларының икътисадый эшчәнлегенә комплекслы һәм җентекле характеристика биргән рәсми статистик мәгълүматны формалаштыру,социаль-икътисадый фаразлау һәм бөтен Россия икътисады һәм кече һәм урта бизнес секторы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар эшләү.
Формаларны электрон рәвештә тутырырга мөмкин:
2021 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр Росстат сайтында (электрон имза булганда) – https://websbor.gks.ru/online/;
электрон документ әйләнеше операторларының эше.
2021 елның 1 мартыннан 1 маена кадәр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) (юридик затлар өчен - расланган учет язмасы һәм электрон имза булганда; шәхси эшмәкәрләр өчен - расланган учет язмасы булганда);
Кәгазь төрдәге формаларны 2021 елның 1 апреленә кадәр шәхсән тапшырырга яки урнашу урыны буенча Дәүләт статистикасы органнарына почта аша җибәрергә мөмкин.
Татарстанстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән төрдә кулланылачак.
Тулы күзәтү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез үзегезнең эшчәнлегегезне тормышка ашыру урыны буенча Дәүләт статистикасы территориаль органына яки (843) 221-78-86, 264-72-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз.