2 нче һәм 3нче март көннәрендә Үзәк китапханәнең уку залында Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 А һәм 6 б сыйныфлары укучылары өчен “Ялгыш юлга басмас өчен – белергә кирәк” («Знать – чтобы не оступиться”) дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Очрашу барышында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова наркомания – хәзерге заманның куркыныч бәласе, һәм наркотик чараларны куллану наркотикларга бәйлелеккә китерүе, шулай ук наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре, аларны куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйле булуы турында ачык мисаллар белән бәян итте. Балалар наркотикларга бәйлелекне кисәтү буенча «Путь в никуда”, «Наркотиклар куллану нәтиҗәләре» дигән видеороликлар карадылар.
Чара ахырында балалар таҗлар кулланып зур чәчәк җыйдылар. Аерым «таҗга» һәрбер укучы наркотикларга каршы тора алуы турында үз фикерен язды. Чарада катнашучыларның барысына да «Правда и мифы о наркотиках» дигән белешмәлек - буклетлар тапшырылды. Наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Любопытство ценой жизни» дип аталган китап күргәзмәсе әлеге чарага өстәмә булды. Күргәзмәдә тема буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат тәкъдим ителде.