«МИН ХАЛЫК САНЫН АЛУ РӘСЕМЕН ЯСЫЙМ» КОНКУРСЫНДА ТАВЫШ БИРҮ БАШЛАНА

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бөтенроссия халык санын алуга багышланган балалар рәсеме конкурсына 4 меңнән артык эш килде. Россиялеләр барлык эшләрне дә 3 марттан ВПН strana2020.ru рәсми сайтында күрә һәм бәяли алачак.

Халык тавыш бирүендә 81 регионнан 4031 рәсем бар. 7-9 яшьлек балалардан-2153, ә 10-12 яшьлек катнашучылардан 1878 эш керде.

Иң активлары - Белгород өлкәсенең яшь рәссамнары: алар 664 рәсем җибәргән. Топ-10 иҗади регионга шулай ук Татарстан Республикасы да керде — 254 эш, Алтай Республикасы — 186, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе — 176, Башкортстан Республикасы — 151, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе — 120, Омск өлкәсе — 119, Бурятия Республикасы — 99, Свердловск өлкәсе — 97, Краснодар крае — 84.

Балалар каләм, фломастерлар, буяулар һәм хәтта пастель белән рәсем ясаганнар. Төсләр, төсмерләр палитрасы һәм башкару техникасы күп төрле. Әмма күп кенә рәсемнәрнең уртак яклары да бар: гаиләне һәм туган якның истәлекле урыннарын тасвирлау. Һәм, әлбәттә инде, картиналарда планшетлы исәпкә алучыларны һәм исәпкә алу талисманы — ВиПиН кошын күрергә мөмкин.

Файдаланучыларның strana2020.ru сайтыннан тавыш бирүләре 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп лайк җыйган эшләр шорт-листка кертеләчәк һәм жюри хөкеменә чыгарылачак, алар арасында профессиональ рәссамнар да бар.

Конкурс нәтиҗәләре 31 мартка кадәр билгеле булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен ВПН сайтында (strana2020.ru), шулай ук социаль челтәрләрдәге Бөтенроссия халык исәбен алу рәсми битләрендә белергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләрдә 25 мең сум күләмендә акчалата премияләр түләү каралган. Бүләкне дүрт кеше — һәр яшь категориясендә икешәр җиңүче алачак.

Конкурс кагыйдәләре белән тулырак биредә танышырга мөмкин: https://www.strana2020.ru/contest/drawing/vpn2020-drawing-contest-regulation-final-v2.pdf

 

 

 

Бөтенроссия халык санын алу медиафисы

 

media@strana2020.ru

 

www.strana2020.ru

 

+7 (495) 933-31-94

 

https://www.facebook.com/strana2020

 

https://vk.com/strana2020

 

https://ok.ru/strana2020

 

https://www.instagram.com/strana2020

 

youtube.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International