Һәм тагын, исәнме, «Тере классика»!»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

3 март көнне район мәдәният йортында «Тере классика» Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль туры - Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярышлар булып узды. Конкурста район гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнашты.

Укуның, бигрәк тә китап укуның, балалар арасында популярлыгы кими бара, ләкин яңа технологияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары киң таралуга карамастан, китап һәрвакыт безнең тормышыбызда калачак. Ул кешедә иң яхшы сыйфатларны тәрбияли, игелеклелеккә өнди, югары әхлакый башлангычларны тәрбияли. Нәкъ менә шуңа күрә «Тере классика» проект-конкурсы оештырылды, ул быел үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Әлеге конкурсның максаты: укучыларда укуга кызыксыну уяту, эмоциональ интеллектны, уку зәвыгын, текстны тирәнтен аңлау нигезендә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шулай ук рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләре белән танышу аша балаларның күзаллауларын киңәйтү дә күздә тотыла.

Әдәби әсәрләрнең мохитына чуму, балаларның төп эчтәлекне чагылдыра алулары, үз геройларында яшәүләре, аларга әдәбият дөньясының якын һәм аңлаешлы булуын күрсәтте.

Жюри составына «Рус милли – мәдәни җәмгыяте” МБ вәкиле Еськина Галина Анатольевна, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының РМБ җитәкчесе Зиннәтуллина Рамилә Хәлим кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Гөлшат Әхәт кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Оксана Александровна, мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина Светлана Рәис кызы керде. Алар балаларның яхшы әзерлекләрен һәм чыгышларын, кызыклы әсәрләрне сайлап алуларын, катнашучы малайларның күбәюен билгеләп үттеләр һәм, илһам чыганагы буларак, әдәбиятка мәхәббәтне югалтмауларын теләделәр.

Конкурсның җиңүчеләре булдылар - Ютазы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азалина Лукашина, ул Ю. Яковлевның "Сердце земли" әсәрен укыды.

Инзилә Гәрәева, Ютазы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, ул Е. Пономаренконың "Леночка" әсәрен укып ишеттерде.

Хаҗиева Марина, Урыссу гимназиясенең 5 сыйныф укучысы, К. Мелиханның "Заслуженная оценка” әсәре өчен җиңүгә лаек булды.

Аларга безнең район данын апрель аенда ярышның төбәк этабында якларга туры киләчәк.

Балаларга уңышлар телик! Һәм җиңүләр генә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International