2021 елның 8 мартында Урыссу шәһәр тибындагы поселогында «Автоледи өчен чәчәкләр” акциясе үткәрелде. Ютазы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре автоледиларны 8 Март – язның төп бәйрәме белән котладылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны чәчәкләр һәм юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләреннән елмаю һәм чәчәкләр төрендә күңелле сюрпризлар көтте. ЮХИДИ инспекторлары хатын-кызлар идарә иткән автомобильләрне туктаттылар, автоледиларга чәчәкләр бүләк иттеләр, бәйрәм белән котладылар, имин юллар теләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искәрттеләр. Полиция хезмәткәрләре өчен рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кызлар елмаюы иң яхшы бүләк булды!