Игътибар! Мошенниклар!

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Ялган газчыларга һәм псевдо-тәрәзә куючыларга алмашка каракларның яңа төре – псевдо-вентиляция каналларын тикшерүчеләр һәм чистартучылар барлыкка килде. Схема, алдагы еллардагы кебек үк, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре гамәлләре буларак маскировкаланган һәм беренче чиратта, пенсионерлар өчен исәпләнгән.

Вентиляция системаларын тиешле дәрәҗәдә тоту йорт идарәсе оешмасы башкара торган эшләр исемлегенә керә. Торак законнары нигезендә, әлеге хезмәт коммуналь хезмәт булып тора. Вентиляцияне чистарту өчен акча таләп ителгән очракта, үзегезнең торак милекчеләре ширкәтенә яки Идарәче компаниягә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итегез.

ӘГӘР СЕЗ ХЕЗМӘТ ТӘКЪДИМ ИТҮЧЕДӘН ШИКЛӘНСӘГЕЗ, ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘГЕЗ:

- Идарәче компаниядән  яки ТМШдан чыннан да вентиляция каналларын тикшерү үткәреләме-юкмы икәнлеген ачыклагыз.

Әгәр ИК яки ТМШда тикшерү үткәрү турындагы мәгълүматны расламасалар, сез мошенникларга тап булдыгыз дигән сүз.

Ялганчылар турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Сез 2-66-02, яисә 02 телефоннары буенча Ютазы районы Эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Хөрмәтле район халкы! Сезнең уяу булуыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International