6-7 март көнне Октябрьский шәһәрендә үзешчән командалар арасында "Октябрьский Кубогы" хоккей турниры булып узды. Анда 6 команда катнашты: “Октябрьский” шәһәреннән “Горизонт"," Чемпион","35 мкрн", “ОНК" командалары, Туймазы шәһәреннән "Нарыш-Тау", Әбсәләм авылыннан “Легион" командасы.
Финалда Әбсәләм командасы 2-3 исәбе белән "Нарыш-Тау" командасына оттырды һәм 2 урынны яулады. Турнирның иң яхшы бомбардиры дип "Легион" ХК уенчысы Кәримов Ришат танылды.