Май чабуны бәйрәм итү – кышны озату, дигән сүз

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Май чабу - ул кышны күңелле итеп, күңел ачулар һәм җырлар белән озату. Бу бәйрәмнең алыштыргысыз атрибуты булган коймаклар да аерым мәгънәгә ия: алар түгәрәк, кызарып торган, кайнар, яктырак янучы, көн озынлыгын арттыручы кояшны символлаштыра.

Урыссу поселогы халкы һәм кунаклары Май чабуны 14 мартта бәйрәм иттеләр. Олысы да, кечесе дә, район мәдәният йорты каршына җыелды. Бәйрәмне оештыручылар кышны озату шәп узсын өчен күп көч куйдылар. Күңел ачуның башында ук концерт номерлары белән куандырдылар.Аннан соң халык армый-талмый күңел ачты, балалар өчен күңелле конкурслар үткәрелде, бәйрәм мохиты тудырылды.

Теләүчеләр кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлана алды. Май чабу бәйрәме бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International