Ул «Ана даны» медаленә лаек булды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Күптән түгел урыссулы Гүзәлия Наил кызы Гафиятуллинага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» («Материнская слава») медален тапшырды.

Гүзәлия Гафиятуллина - күп балалы ана: тормыш иптәше Шамил Рафаэл улы белән биш бала үстергәннәр. Язмабыз герое Казан Кремлендә узган тантанада катнашу хокукына лаек булды.

Дүрт ул һәм бер кызны тәрбияләү алымнарына кыскача тукталсак, медаль иясеннән артык зур серләр ишетмәбез.

– Һәр баланың өйдә үз вазифасы бар, - ди Гүзәлия ханым. - Әмма иң мөһиме, әлбәттә, мәктәптә яхшы укулары. Алар тырыша. Олысы Гомәргә 20 яшь. Ул бүген Чехиянең төзелеш вузларының берсендә укый. Өлкән сыйныф укучысы Әхмәт өй эшләрендә булыша – савыт-саба да юа, ашарга да пешерә. Унөч яшьлек Сәиднең вазифасына йорт куяннарына печән салу, тавыкларны ашату керә. Хәмзә - беренче сыйныф укучысы. Ә беренче ел һәрвакыт иң катлаулы ел – мәктәптәдә дә, институтта да. Кечесе Хәлимәбезгә алты яшь. Төпчегебез тузан сөртә ала…

– Артык шаярмасыннар дип малайлар артыннан да караштыра, - дип Гүзәлия ханымның фикерен тәмамлап куям.

– Ә ничек ял итәсез?

– Казанда, Уфада мәдәни үзәкләргә барабыз. Җәй көне бөтен гаиләбез белән «Алмакай» ат сараена барырга яратабыз. Монда татар токымлы атлар тәрбияләнә. Кызык, мавыктыргыч.

– Ә диңгездә булганыгыз бармы?

- Юк, диңгезгә барырга хыялланабыз гына.

Бу гаиләнең бар уй-ниятләре тормышка ашачак. Чөнки алар хезмәт сөючән, киң һәм ачык күңелле гаилә. Шамил Рафаэль улы агач йортлар җитештерү буенча фирма оештырган. Гүзәлия үзмәшгульлек программасы буенча кием тегү һөнәрен үзләштерә. Әлегә үзләре һәм танышлары өчен генә, ди. Ә алга таба, җитештерү чикләре киңәер дип ышана.

Ә Казан Кремленә бару Гүзәлия ханымның күңелендә уелып калачак. Татарстан Президенты герой-анага медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк – ноутбук тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International