Район Башкарма комитетының утырышлар залында районның тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2020 елга эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борисов Андрей Владимирович чыгыш ясады;
"Маяк" ТМШ җитәкчесе Фәхретдинов Азат Әгъзәм улы "Маяк" ТМШның 2020 елдагы эшчәнлеге һәм 2021 елга планнары турында хисап тотты.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр иттеләр.
Районда Эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл турында тыңланды.
Узган атнада Ютазы районында яшәүчеләрнең банк карталарыннан акча урлау буенча дүрт караклык очрагы теркәлгән.
Хөрмәтле район халкы! Сезне игътибарлы булырга чакырабыз! Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратып, сезнең банк картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны сорамый.
Әгәр дә сез мошенниклар кулыннан зыян күргәнсез икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 телефоны яки 02 телефоны буенча буенча хәбәр итегез.