Канализация системаларын чүпләү очраклары ешайды. «Урыссу-Водоканал» хезмәткәрләре канализация коллекторларында канализация системасын дөрес кулланмау аркасында аны чүп тыгылудан даими рәвештә арындыралар.
Канализациядә чүп тыгылу анда көнкүреш калдыклары ташлау аркасында килеп чыга, ә бит аларны унитазга ташлау катгый рәвештә тыела.
Канализациягә азык-төлек калдыкларын, төрле чүпрәкләр, памперслар, мәче бәдрәфе калдыкларын, төзелеш чүп-чарын һәм катнашмаларын ташламавыгызны катгый рәвештә таләп итәбез.
Зинһар, сезнең гаилә әгъзаларына эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча инструктаж уздырыгыз: унитазга азык калдыклары һәм башка зур габаритлы, начар эреп юкка чыга торган органик һәм көнкүреш калдыклары ташламаска.
Бу максатлар өчен чүп чиләге бар, һәм шуны истә тотыгыз: канализация – ул, су белән тәэмин итү һәм җылыту системасы кебек үк, безнең яшәешне тәэмин итү системасы булып тора, аларга сак караш зарур.