Диспансерлаштыру кысаларында маммография үткәрү яңадан башлана.
Маммограф Урыссу район үзәк хастаханәсе территориясендә, рентгенология бүлегенә керү алдында урнашачак.
Гражданнарны кабул итү график буенча башкарылачак.
Түбәндә тиешле участокларның һәм туган еллары буенча быел каралырга тиешлеләрнең графиклары китерелгән.
Игътибар итегез, тикшерү узарга теләгән очракта, үзең белән ПАСПОРТ, МЕД.ПОЛИС, СНИЛС булуы зарур!
Юллама алу өчен Урыссу үзәк район хастаханәсенең 214 бүлмәсенә килергә кирәк.