Ютазы муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү программасы, аерым алганда, «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»Татарстан Республикасы Законы гамәлдә.
Әлеге программа 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр өчен исәпләнгән.
Бүген атналык киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин Дмитрий Иванаевскийга торак алу өчен 1 019 069 сум күләмендә социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү ике механизм аша тормышка ашырыла – түләүсез субсидия һәм процентсыз кредитлар.
Торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасында катнашучы яшь гаиләләргә бирелә.
Ярдәмче программада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта учетка кую), түләү сәләте (банкта алдан хупланган ипотека займы яки үз тупланмалары турында белешмә) һәм ир белән хатынның 35 яшьтән артмаган яше.
15 елга кадәр торак бәясенең 60% ына кадәр процентсыз кредитны ир-белән хатын 29 яшьтән өлкән булмаган гаиләләр алырга хокуклы.
Процентсыз займ алу өчен төп критерийлар башка торак программалары белән охшаш – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә кую һәм түләү сәләте.
Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш. т. п., Пушкин ур., 38 "Торак сәясәте бүлеге" адресы буенча алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2-76-81