15 март көнне Урыссуның 3 санлы мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләренең "Җаваплылык, намуслылык, игелеклелек" дип аталган район семинары узды.
Сыйныф сәгатьләре, класстан тыш чаралар үткәрелү каралды. Муниципаль психологик-педагогик хезмәт психологы тарафыннан психологик тренинг үткәрелде.