Ике көн, 15 һәм 16 мартта, безнең районда республика вәкилләре – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният буенча комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова эшләде. Район җитәкчелеге вәкилләре – район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Наилә Хөснетдинова белән бергә алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бәйрәкә музее, Иске Каразирек мәдәният йорты, Ютазы гомуми белем бирү мәктәбе, Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасы, Фәнис исемендәге мәдрәсәдә булдылар. Кунаклар игътибарына Бәйрәкә, Иске Каразирек, Кече Урыссу мәктәбе иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде. Ютазы мәктәбе укучылары «Үсеш нокталары» кысаларында үз эшләнмәләрен һәм иң яхшы казанышларын күрсәттеләр.
Фольклор номерлары һәм авыл коллективларының театральләштерелгән тамашалары, нәниләрнең, «Фәнис» мәдрәсәсендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары һәм эшләре – болар барысы да республика кунакларында зур кызыксыну уятты. Бәйрәкәлеләр бүләк иткән үз куллары белән ясалган келәмнәр, күптән түгел Бәйрәкә җире һәм аның данлыклы кешеләре турындагы китап кунакларның күңеленә хуш килде. Китапка «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев кул куйды һәм кунакларга бүләк итте.
Әлеге масштаблы чараның соңгы этабы Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш барышында яңа бүлекчә рәисе сайланды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе итеп архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева сайланды. Ә Илгиз Илдар улының Наилә Хөснетдиновага - мактау грамотасы һәм “ТАССР төзелүгә 100 ел” дигән исәлекле билге, аның татар җанлы тырыш ярдәмчеләренә - Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырулары, «Тургай» халык ансамбленә тальян гармун бүләк итүе чараның күңелле кульминацион ноктасы булды.