«Сугыш хатын-кыз өчен түгел»

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» проектының икенче этабы кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында сугышкан хатын –кызлар турында батырлык дәресе үткәрелде. Кунафина Светлана балаларга фашист илбасарларына каршы көрәш өчен оештырылган авиация полкы турында сөйләде. «По-2» фанер тыныч очучы очкычларында төнлә генә очарга мөмкин булган: көндез самолет һәм экипаж дошман өчен идеаль мишень була. Немецлар хатын-кыз очучыларны «төн убырлары» дип атыйлар. Сугыш елларында авиаполк 24 мең хәрби очыш ясый, дошман позициясенә өч мең тоннага якын бомба ташлый. Батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен 25 очучыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Без ул сугыш дәһшәтләрен, алар кабатламасын өчен, онытырга хакыбыз юк. Без яшәү хакына һәлак булган сугышчыларны онытырга хакыбыз юк. Алыш рәхимсез булды: җир янды, таш ярылды, тимер эреде. Җиңү күпләрнең гомерләре бәрабәренә яуланды. Әйе, сугыш хатын-кыз өчен түгел. Шулай да алар каһарманлык һәм батырлык үрнәге булдылар. Һәр ир-егет сугыш авырлыкларына түзәргә сәләтле түгел, ә хатын-кызлар чыдады. Чара патриотик хисләр формалаштыру, илебез тарихына хөрмәт, үз илләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International