Иске Каразирек авылында концерт булды

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

15 март көнне Иске Каразирек авылында «Җиде капка» проекты кысаларында гамәли сәнгать күргәзмәсе-концерт узды.

Әлеге чарага Казан шәһәреннән килгән хөрмәтле кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Халиков Илгиз Илдар улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният буенча комитетының әйдәп баручы референты Исхакова Ләйсән Фәукать кызы килделәр.

Безнең район талантлы осталарга, иҗади һәм мавыгучан кешеләргә бай, алар өчен һәр материал - илһам чыганагы, фантазия чыганагы. Иске Каразирек авыл мәдәният йорты белгечләре тарафыннан оештырылган гамәли сәнгать күргәзмәсе моңа дәлил булып тора. Кунаклар рәхәтләнеп соклангыч эшләрне карадылар. Осталарның тәкъдим ителгән эшләрен карап, кунаклар теге яки бу техниканы үтәү буенча бик күп файдалы киңәшләр алдылар.

Шулай ук кунаклар алдында район мәдәният йорты артистлары иң яхшы номерлар белән чыгыш ясадылар. Залда яхшы, дустанә мохит хөкем сөрде. Рәхмәтле тамашачыларның алкышлары кич буе тынмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International