Бүген социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов, Урыссу штп башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашында ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта районда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшенә һәм бу мәсьәләдә ветераннар (пенсионерлар) Советының үзара хезмәттәшлегенә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планын раслауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.