Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында, 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең(Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы ш., Ленин ур., 27 йорт) территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекиясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында,, эшкуарларны «Ачык ишекләр» бердәм көнендә кабул итү алдан язылу буенча 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары аша (2021 елның 15 мартыннан 2021 елның 17 мартына кадәр, төшке ял вакыты - 12.00 дән 12.45 кә кадәр) башкарылачак.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә барып, сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.