Милли тәрбия – милли бизәкләрдә

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бәйрәкә авылы мәктәбендә Ютазы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы түгәрәк өстәл үткәрде

Чарага чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Ютазы районы “Мәгариф бүлеге” җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева, бүлек методисты Светлана. Хәбибуллина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма җитәкчесе Зөлфия Әминова да бар иде. Әйткәндәй, әлеге оешма  эшчәнлеге күпләр өчен үрнәк булырлык. Гүзәл затлар  һәрдаим халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклау, үсеп килүче буынга җиткезү, якташлар арасында тарату-аңлату эшләрен алып бару юлындалар. Төрле милли чараларда катнашу, тәрбия-уку йортлары белән тыгыз элемтәдә булу да арытаба камилләшү ихтималлыгын  бирә.
Халкыбызның күркәм-чагу йолаларын, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклау, инде югала-онытыла барганнарын  тергезү хакында байтак сүз йөртелә, фикер алышына. Милләт язмышы, аның киләчәге өчен җан атучы һәр фидакарь татарлы әлеге мөһим мәсьәләләргә битараф калалмый, үз мөнәсәбәтен-карашын белдерергә омтыла, әлбәттә. Бу җәһәттән төрле мәдәни, иҗади чараларның әһәмиятен аеруча ассызыклап үтү зарурдыр. Алар тәү чиратта  кече буын вәкилләрендә туган телгә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә ихтирам, хөрмәт хисе уятуга сәбәпче була. Балалар, үсмерләр даирәсе өчен хезмәт кую, һичшиксез, үз җимешләрен бирми калмый. Гаиләдә, белем учакларында  күркәм тәрбия алган, туган телендә моңлы җырлар тыңлап, тирән мәгънәле шигъри әсәрләр ятлап-сөйләп үскәннәрнең киләчәге якты, өметле. Шул исәптән, милләтебезнең дә.
... Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә уздырылган “Туган телне саклау юлында” дип аталган чара да моңа дәлил. Ютазы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм районның татар теле укытучылары катнашлыгындагы “түгәрәк өстәл” чын мәгънәсендә бай тәҗрибә уртаклашу, фәһемле сөйләшү форсатын тәэмин итте. Фикер алышу башланганчыга кадәр чарага килүчеләрне Зөлфия Әминова сәламләде.
Хөрмәтле кунакларны каршылаган Бәйрәкә мәктәбе исә үзе үк гаять бай, чал тарихлы белем бирү учагы. Мәгълүм ки, аның барлыкка килүе танылган шәхес, авылның баш имам-хатыйбы, биредәге беренче уку йортына нигез салучы (17 гасыр башы) Мәсгут Гобәйдуллин исеме белән бәйле. Тәүдә мәчет-мәдрәсә буларак, әлеге уку үзәге 1910 елдан бирле “Гобәйдия” мәдрәсәсе, 1918 елның 1 гыйнварыннан - “Совет мәктәбе”, 1928-29 елларда “Колхозның яшь белгечләре мәктәбе”, ә 1935-36 елларда урта гомуми белем бирү мәктәбе дип атала башлый. 1960 елда  кичке мәктәп ачыла, 1964 елдан башлап һөнәри белем бирү кертелә. 
Бүгенге көндә данлы уку йорты эстафетасын   67 укучы, 18 укытучы, 11 сыйныф дәвам итә. 2012 елдан директор вазыйфасын  И. Абдуллин башкара. 
Аңлашыла ки, мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеена  (экскурсовод Әлфия Хаҗиева) сәяхәт кылу килгән кунакларда ифрат җылы тәэсир калдырды. Шундый кызыклы тарихи мәгълүматлар турында бәян итте Әлфия Хәким кызы, минем өчен зур ачыш булды бу музей. Музей экспозициясендә татар халкының тормыш-көнкүрешендәге эш кораллары, агачтан эшләнгән бала бишеге, савыт-саба куелган. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Тарихның үзе җанлана күк биредә.Шушында ук “Мирас” ветераннар ансамбле тәкъдим иткән “Палас сугу” фольклор күренеше әлеге дукынланулы кичерешләрне көчәйтә генә сыман. Элек авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт салган ветераннарыбыз бүген “Мирас” ансамбленең актив әгъзалары. Ни хикмәт, аларның һәрберсе моңлы итеп җырлый, матур итеп бии, оста итеп сөйли! Еракта, алыс офыклар артында калган халыкчан көнкүреш мизгелләре яңара... 
Тарихи уй-кичерешләргә чумып, Бәйрәкә авылының хәзерге мәктәбенә барып кердек. Анда безне саф татар телендә шигырь сөйләүче кечкенә укучылар каршы алды. Аннары өлкән класс укучылары дәртле башкорт-татар биюләрен башкарды, съз дә юк – бик оста бииләр. Катнашучыларны укыту эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Халикова җылы сәламләп, барчасына уңышлар теләде. Арытаба һәммәсе кул эшләреннән күргәзмә (Бәйрәкә авылының “Ак калфак” иҗтимагый берләшмә җитәкчесе Гүзәл Бикчәнтәева оештырган) белән таныша. “Чигүләрдә күңел җылысы” дигән күргәзмәдә ветеран-укытучы Галия Халикованың эшләре куелган. 44 ел шушы мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Галия Идиятовна лаек ялга чыкканнан соң, аңарда кул эшләренә өйрәнү теләге туа. Һәм ул китаплардан, интернеттан чигү серләренә төшенә. Эшләре арасында 1926 елда туган авылдашы Фәүзия Габдрахманованың чигелгән картинасы да бар. Галия Идиятовна бу эшне бик кадерләп саклый, чөнки ул аның эшенә реставрация ясый, шул рәвешле элекке чигү алымнарын да үзләштерә. Элекке укытучы кыскача эшләре турында сөйләп, белгәннәрне киләчәк буынга тапшыру зарурлыгын билгеләде. Икенче экспозициянең авторы – палас сугу остасы Тәнзилә Мәрданшина. “Тарихтан белүебезчә, элек бөтен ил халкы суккан палас. – ди Тәнзилә апа. –Мин дә ныклап тотынырга булдым да өйрәндем бу эшкә. Кодам стан эшләп бирде, кызым. 2 оныгым да палас суга белә. Безнең паласларда күбрәк Башкортстан ягыннан кергән орнаментлар кулланыла, төсләрне үзебез куябыз инде”. Күз явын алырдай әйберләрдә халык иҗатчыларының кул-йөрәк җылысы саклана. Алай гына да түгел, кыз-малайлар күңеленә якты сукмак салырга сәләтле  ул үзенчәлекле-чагу эшләр... “Милли тәрбия бирүдә өстәмә белем бирү берләшмәләренең, дәрестән тыш чараларда гамәли шөгыльләрнең роле” дип аталган осталык дәресендә (“Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе Р. Дәүләтханова) әлеге фикер ныгый төшә. Чыннан да, сыйныфта гыйлем туплау бер эш, ә төп фәннәрдән кала  өйрәнелгән гамәлләр бөтенләй үзгәчә, тормышта менә дигән терәк булуы да бик ихтимал аларның! Ата-бабаларыбыз тәҗрибәсе, уңай үрнәге-өлгесе моны анык  исбатлый түгелме? “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, ди ич әнә халык мәкале дә.
Социаль проектлар җитәкчесе Р. Дәүләтханова тарафыннан яктыртылган янә бер җитди тема  тыңлаучылар игътибарын били. “Туган телдә иң яхшы белем бирүче мәктәп”, “Изгелек каникулларга китми” грантлары кысаларында тормышка ашырылучы социаль проектларны тәкъдим итү”. Хәзерге заман өчен үтә кирәкле, урынлы, зур әһәмияткә ия мәсьәлә. Һәм, ниһаять, “Туган телне саклау юлында” түгәрәк өстәл утырышы. Светлана  Хәбибуллина, Зөлфия Әминова җитәкчелегендәге чарада катнашучылар үзара файдалы  фикер алыша, тупланган тәҗрибә белән ихлас уртаклаша.  Гадәттә Хакыйкать нәкъ шундый әңгәмәләр, уйланулар вакытында юл яручан. Киңәшле эш таркалмас – халык әйтсә, хак әйтә. 
... Сәгать телләре тыелгысыз алга чаба. Фәһемле чара да инде ахырына якынлаша. Яшь буынга илаһи туган тел серләрен төшендерүче, илһам канатлары куючы, милли үзаң тәрбияләүче тынгысыз якташларыбызга яңадан-яңа уңышлар, биеклекләр, кызыклы очрашулар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International