18 март көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында "Халкым теле – хаклык теле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Уку залы китапханәчесе Рәмзия Хәнипова туган тел турында сөйләде. Татар теле күп гасырлык тарихка ия, дөньяның иң абруйлы 14 теле исәбенә керә. Чара барышында Н. Нәҗминең " Татар теле", Р.Фәйзуллинның "Туган тел турында бер шигыр”е, Р. Мөхиярнең "Яшәр әле телем" шигырьләре яңгырады. Халык мәзәкләре укылды.
Туган тел барыбыз өчен дә. Без туган телебездә үзебезне хыялланырга өйрәткән әкиятләр ишеттек, табышмакларга җавап таптык, мәкальләр, җырлар ишеттек. Чарада катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, "Уйлап тап", "Без зирәк, без акыллы", "Табышмак әйтәм, җавабын тап" уеннарында катнаштылар. “Туган тел хәзинәләре" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Әдәби өлеш «Туган тел» җыры белән тәмамланды.