Бүген Ютазы мәдәният йортында район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашында агрономия конференциясе үткәрелде.
Конференциягә кадәр район һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре ашламалар, пестицидлар, орлыклар, азык өстәмәләре, сөт заводлары, фермалар өчен җиһазлар күргәзмәләре белән таныштылар.
Конференциянең рәсми өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисовның доклады тыңланды. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел авыл хезмәтчәннәре өчен уңышлы булган. Продукция җитештерү төрләре буенча җентекле анализ ясалды. Борисов шулай ук җитештерү-икътисадый күрсәткечләр нигезендә хуҗалыклар рейтингы турында сөйләде. Агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.
"Вафауллин А.Ә." КФХ җитәкчесе үз чыгышында үз хуҗалыгын үстерү тарихы һәм фермерлыкта ун еллык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. "2020 елда 250 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сыер абзары төзелеше тәмамланды һәм файдалануга тапшырылды. Шулай ук 2020 елда 250 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән №2 сыер абзары төзелеше башланды. Хәзерге вакытта әлеге сыер абзарын төзү тәмамлану этабында. Безнең максат - ирешелгәннәрдә генә тукталып калмау. Безнең бурыч - эре мөгезле терлекләр санын, продукция җитештерү күләмен арттыру һәм җитештерелә торган продукциянең түбән үзкыйммәтен саклап калу", - дип йомгак ясады Ансель Альбертович.
Авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин язгы кыр эшләре стратегиясенә һәм төп авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләренә җентекләп тукталды.
Чыгыш ясаучылардан соң нәтиҗәне Аяз Шәфигуллин ясады. Ул бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы торышына характеристика бирде. Район буенча тулаем продукция һәм акчалата керемнең артуын билгеләп үтте. Апрель аенда басуларга чыгу өчен авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Ул шулай ук һәр хуҗалыкта эретмә узелларын урнаштыру зарурлыгына игътибар юнәлтте.
Конференция ахырында 2020 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды.