Сак булыгыз, мошенниклар!

2021 елның 19 марты, җомга

Көн саен җинаятьчеләр банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулларын уйлап таба, шуңа күрә вакыйгалар үсешенең барлык сценарийларын күз алдына да китереп булмый. Әмма элементар куркынычсызлык чараларын үтәгәндә, һәр кулланучы мошенниклар гамәлләренең сезгә зыян китерүләрен булдырмый кала алачак.

Безнең районда яшәүче “В” белән булган реаль очракны мисал итеп китерик. 2021 елның 3 мартында, +7-985-52-85-00, +7-985-52-64-35, +7-495-208-10-49 абонент номерыннан файдаланып, гражданин «В» абонент номерына, «АвтоПрогресс» банкы хезмәткәрләренең кредит бирүе тәкъдиме белән мөрәҗәгать итеп һәм алдау юлы белән гражданин “В”ның уяулыгын яулап, 80000 сумнан артык акчасын үзләштерәләр. Гражданин «В» онлайн кушымтасы аша үз банк картасыннан 4048415005122433 счетына үз акчаларын күчерә. Билгесез затларның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә гр. “В” га шактый зур зыян китерелә.

Исегездә тотыгыз, бернинди шартларда да:

1) өченче затларга картагызның конфиденциаль мәгълүматларын җиткермәгез;

2) беркайчан да клиент башкармаган операцияне раслау өчен СМСтагы кодны хәбәр итмәгез;

3) карта югалган, урланган яки аны банкомат “йоткан” очракта, шулай ук телефонга бәйләнгән номеры белән телефон югалган очракта, картагызны кичекмәстән блокировкалагыз;

4) билгесез абонент номерларыннан үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыратучыларга килгәндә (күпчелек очракта 495 коды белән), шунда ук элемтәне өзегез.

Хөрмәтле районда яшәүчеләр, исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмыйлар һәм сезнең банк картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны сорамыйлар.

Бу юнәлештә мошенник гамәлләр кылган затлар Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук БДБ илләре аша эш итә, бу исә мондый җинаятьләрне ачуны катлауландыра.

Чиктән тыш уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International