Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда язны каршылауга багышланган «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде.
Нәүрүз бәйрәме - Җирдә иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе - ул яңа тормыш башлануын символлаштыра. Нәүрүз - табигатьнең уянуы, җылыта башлау һәм тиздән кыр эшләре җитәчәген хәбәр итүче халык бәйрәме.
Аны бәйрәм итә башлау Үзәк Евразиянең иген игүче халыкларының ел башын яз көне билгеләп үтү традициясенә бәйле. Бу көнне бөтен гаилә, бәйрәм киемнәре киеп, өстәл артына җыелган, анда тәм-томнар һәм җиләк-җимеш куелган, итле ризык, пылау пешерелгән.
Мәдәният йорты коллективы чын-чынлап истә калырлык номерлар һәм алы-гөлле чәчәкле киемнәр белән язгы бәйрәм мохитын тудырды. Бу күркәм чарада Казан һәм Башкортстаннан килгән иҗат коллективлары үзләренең музыкаль бүләкләре белән катнашты. Үзбәкстаннан килгән кунаклар традицион бәйрәм ризыгы әзерләделәр, аның белән барлык теләүчеләрне дә сыйладылар.
Һәркем халык уеннарында, әйлән-бәйләндә катнаша, театральләштерелгән тамашаларны күрә, чәй, коймак, тәмле пылау белән сыйлана алды.