22 март көнне Урыссу поселогында «Тоннель» рейды үткәрелде.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 22 мартында Урыссу ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Үзәк тыкрык буенча «Тоннель» рейды үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау. Барлык узып баручы транспорт чаралары туктатылды. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 76 автомашина тикшерелде. Автомобиль юлының әлеге участогы үзара Төньяк, Көньяк бистәләрне һәм Урыссу шәһәр тибындагы поселогын тоташтыра һәм транспорт чараларының үтүчәнлеге югары булган югары дәрәҗәдә куркыныч юл инфраструктурасы объекты (җайга салына торган тимер юл кичүе) күренеше зонасындагы участок.

5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: шуларның 2се -куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, бер – транспорт чарасы конструкциясенә законсыз рәвештә үзгәрешләр кертү, бер - транспорт чараларын теркәү кагыйдәләрен бозу, бу дәүләт теркәү билгеләрен алуга китергән, алар, федераль ЮХИДИ базасы нигезендә, эзләнүдә. Баланы балалар беркеткеч җайланмадан башка йөрткән 1 автомобильче ачыкланды. Рейдка Ютазы полиция бүлегенең 5 хезмәткәре җәлеп ителде.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның теләсә кайсы очрагы фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш идарә итү очрагына тап булсагыз, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 (02) телефоны аша хәбәр итә аласыз, яки «ГИБДД Ютазинского района» аноним Телеграм-каналына язарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International