Район Башкарма комитетының утырышлар залында районның тормыш эшчәнлеге сораулары буенча чираттагы атналык киңәшмә үткәрелде.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе, Мария Марсовна Килячкова мәдәният бүлегенең 2020 елдагы эше һәм 2021 елга планнары турында хисап белән чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Утырышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләү буенча бурычларны каплау, хезмәт базарындагы вәзгыять, төзелеш объектларында ремонт эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль башка сораулар каралды.
Шулай ук районның эчке эшләр бүлеге райондагы оператив хәл турында мәгълүмат бирде. Узган атнада Ютазы районында яшәүчеләрнең банк карталарыннан акча урлау буенча караклыкның ике очрагы теркәлгән.
Хөрмәтле район халкы! Сезнең уяу булуыгызны сорыйбыз! Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре, сезнең банк картасы буенча конфиденциаль мәгълүматны сорап шалтыратмыйлар.
Әгәр дә сез мошенниклар кулыннан зыян күргәнсез икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 телефоны яки 02 телефоны буенча хәбәр итегез.