Ютазы муниципаль районында техник тикшерү үткәрү графигы нигезендә сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау башланды. Бу РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, № 1013 «Техник торышларына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү уздыру турында»гы карары белән расланган машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә үткәрелә. Техник карап чыгу вакытында кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлеген тәэмин итү, милекне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә, Машиналарны теркәү кагыйдәләрен һәм Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар юнәлтелә. 2021 елның 22 мартында техник карауга «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үз транспорт чараларын тәкъдим итте. 12 берәмлек техника: автотөягечләр, тракторлар һәм тагылмалар рәткә тезелде. Техник карау барышында 10 берәмлек техника тикшерелүне уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 2 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен, конкрет срокларны күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.