Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык; юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Буран булганда:

Аяк киеме шумаска һәм уңайлы булырга тиеш. Сак хәрәкәт итегез, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы яки очлы шиплары булган таяк кулланырга киңәш ителә.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алу зарур. Күз күреме начарайган очракта, урындагы ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү мөһим. Тормоз тотканда, берничә тапкыр тормоз педаленә басу зарур, моның белән сез артыгыздан хәрәкәт иткән автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз, чөнки юл япмасы карлы булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Югары күренүчәнлектәге жилет кию яки киемгә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар беркетү мөһим.

- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә китүдән тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне сакларга, тизлек режимын һава шартларына ярашлы сайларга киңәш ителә. Тәртипсез маневрлардан һәм кискен тормозга басудан тыелырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.

- боз астыннан балык тотарга яратучыларга күренүчәнлек начар булган очракта, бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда, һава шартларын исәпкә алырга, үзең белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга, ялгыз балык тотмаска киңәш ителә.

Бозлавык булганда:

Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.

Автомобиль йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык урнашуны үзгәртүләрдән, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт тормозга басулардан сакланырга, кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күренүчәнлек начар һәм юл өсте тайгак булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Транспорт юлын аркылы чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдалану мөһим;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юл аркылы йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International