Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Сез мактаулы миссияне башкарасыз - традицион мәдәниятнең кыйммәтен саклап, баетып кына калмыйча, кешеләрдә милли дәрәҗә, үзара аңлашу һәм татулык хисе дә формалаштырасыз. Үзләре өчен мәдәнияткә хезмәт итүне сайлаган, аны үз язмышы ясаган кешеләр тирән ихтирамга лаек. Сез башкалар ял иткәндә, үз күңел байлыгыгызны башкалар белән юмарт уртаклашасыз, матурлык белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту да сезнең иҗади хезмәтегезгә, җәмгыятькә йогынты ясавыгызга бәйле. Нәкъ менә мәдәният һәм сәнгать кешеләрнең исенә мәңгелек кыйммәтләрне төшерә, аларны якыннарына карата мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтә, матурлык дөньясы һәм бер-берсе белән аралашу шатлыгын бүләк итә.
Даими иҗади эзләнүегез, көндәлек тырыш хезмәтегез һәм камиллеккә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Яңа казанышлар, илһам, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциал юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, мәхәббәт, җан тынычлыгы һәм иминлек телим!