Конкурс программасының шәхси-команда зачетына 5 станция кертелгән иде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «Автошәһәрчек», “Велосипедны фигуралы йөртү», «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре», шулай ук командаларның “Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен” иҗади конкурсы (юлларда куркынычсызлык турында агитация-пропаганда чыгышы). Конкурста Ютазы районының 8 мәктәбе катнашты.