Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләрен тернәкләндерү өчен юлламалар тапшыруны оештырды.
Ютазы районына ике юллама бирелде. Аларның берсе - Илгиз Гарифҗановка, ул “Васильево” шифаханәсенә барачак, ә икенчесе - Розалия Хафизовага, ул сәламәтлеген Бәкер шифаханәсендә ныгытачак.