Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Дару белән тәэмин итү: проблемалар бармы?
2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Район газетасы хәбәрчесе Роза Искәндәрнең Урыссу үзәк район хастаханәсендә стационарда дәваланганда дару белән тәэмин ителеш турында сорауларына хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов җавап бирә.
- Ренат Габдуллович, әйтегез әле, район халкының стационарда медицина препаратлары җитми дип сөйләүләре никадәр дәрәҗәдә дөрес?
- Әйе, кайвакыт медикаментлар белән проблемалар туа һәм пациентларга кайбер препаратларны үзләренә алырга туры килә. Бу ни өчен шулай килеп чыга? Сәбәпләрнең берсе – стационарга дәвалауга кешеләрне нормативтан күбрәк кабул итү. Медикаментлар белән тәэмин итү нәкъ менә әлеге план кысаларында тормышка ашырыла. Логика буенча, пациентларның өстәмә санына өстәмә медикаментлар да булырга тиеш. Әмма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бу каралмаган. Без кайбер чикләүләргә барырга мәҗбүрбез. Шуңа да карамастан ел саен медикаментларны кирәгеннән артык куллану 500 мең сум тәшкил итә. Бер койка-урынга көнгә 148 сум күләмендә дәүләт гарантиясе бар. Безнең бурыч – әлеге суммага чыгышу. Эремәләр, системалар, шприцлар, антибиотиклар, йөрәк препаратлары, бәйләвеч материал...
Стационар дәвалау барышында медикаментларның пациентка кирәк булган исемлеген дәвам итәргә була. Кешеләр табибның үз пациентын дәвалау процессын тизләтү максатында теге яки бу препаратны (кыйммәт булса да, аналогыннан нәтиҗәлерәк һәм кире тәэсире булмаган) сатып алырга кушуына аңлап карарга тиешләр, дип уйлыйм. Мәсәлән, бавырны дәвалаганда эссенциале препаратын... Шуны да искәртәсем килә, түләүсез медицина хезмәтләренең нәтиҗәлелеген исәптән чыгарып ташлау да урынсыз. Пациентның шәхси акчалата катнашуын таләп иткән дәвалану кебек.
Табиблык практикасында бер генә түгел, берничә диагноз белән көрәшергә туры килгән очраклар да аз түгел. Ягъни табиб, төп авыруны дәвалау өчен аңа бәйләнешле чирләрне дә дәваларга мәҗбүр. Финанс кытлыгына карамастан. Чөнки хастаханәгә салынучыларны 48 проценты – пенсионерлар. Мәсәлән, 60 яшьлек хатын-кыз хирургия бүлегенә инфекцияләнгән балтыр ярасы диагнозы белән салына. Дәвалау түләвенә антибиотиклар, бәйләвеч материалга чыгымнар, антисептик эремәләр, спирт, яраны хирургик чистарту, операция җебе, майлар керә. Чынлыкта исә яраның начар төзәлүе процессының сәбәбе – шикәр чире, аяк кан тамырларында кан әйләнеше начар булуы, шул исәптән кан тамырлары атеросклерозы сәбәпле дә. Өстәвенә аның гипертоник булуы ачыклана һәм башкалар. Нәтиҗәдә бер яраны дәвалау өчен кандагы шикәр дәрәҗәсен нормага китерү, кан тамырлары торышын яхшырту, артериаль кан басымын тотрыкландыру мәҗбүри. Нәтиҗәдә бер пациентка сарыф ителгән акча планлаштырылган финанслаудан кайвакыт ике-өч тапкырга артып китә. Кеше факторын да читкә куеп булмый. Әгәр пациент стационарга эләккән икән, аеруча ул авылдан булса, аны тикшерү һәм яхшырак дәвалау мөһим.
- Реаль һәм планлы ихтыяҗ арасында аерма зурмы?
- Бары берничә мисал китерәм. Әйтик, 2013 елның беренче кварталына “Медикаментлар” маддәсе буенча хирургия бүлегендә чыгымнар 527 220 сум (56 079 сум күләмендәге нормативтан 148%), терапия бүлегендә 453 467 сум (430 сум күләмендәге нормадан 106%) тәшкил итте. Саннар үзләре турында үзләре сөйли.
- Шулай ук вәзгыятьтән чыгу юлы юк мени?
- Чыгу юлы – стационарны алыштыру технологиясендә, бу турыдан-туры тикшерү һәм дәвалау белән бәйле булмаган чыгымнарны (коммуналь хезмәтләр, бинаны тиешле дәрәҗәдә тоту, туклану һәм башкалар) киметергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән – авыруларны кисәтү өстенлек иткән амбулатор-поликлиника дәвалануын көчәйтү мөһим.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз