Шәхси эшмәкәр булып теркәлдегезме? Салым хисаплылыгын вакытында тапшырырга онытмагыз!

2021 елның 2 апреле, җомга

Шәхси эшкуар түбәндәге очракларда гамәлдә түгел дип танылырга һәм Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРИП) төшереп калдырылырга мөмкин:

- патент гамәлдә булган көннән соң 15 ай узгач, яисә шәхси эшмәкәр соңгы 15 ай эчендә Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнарында каралган исәп-хисап документларын, исәп-хисаплар турында мәгълүматлар тапшырмаса;

- шәхси эшмәкәр Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә недоимкага һәм бурычка ия булса.

Бер үк вакытта ике шарт булганда гына, салым органы шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру турында карар кабул итәргә хокуклы, ул «Вестник государственной регистрации» журналында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International