Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елдан үзмәшгульләр өчен «һөнәри керемгә салым» дип аталган яңа махсус салым режимы эшли.
Кем ул үзмәшгуль?
Үзмәшгульләр - шәхси һөнәри эшчәнлекләреннән керемнәр алучы затлар.
Кем үзмәшгуль булырга мөмкин?
Үзмәшгульләр булырга мөмкин:
Һөнәри эшчәнлек алып барганда теләсә кайсы физик зат яки шәхси эшмәкәр:
- мөстәкыйль рәвештә товарлар җитештерсә, эшләр башкарса, хезмәтләр күрсәтсә, шул исәптән, торак биналарны арендага бирүдән кергән табыш алса;
- эш бирүчесе булмаса;
- ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмәсә;
-календарь елындагы кереме 2 млн. 400 мең сумнан артмаса.
Мәсәлән, арендага бирүче (фатирларны, торак йортларны арендага бирү), фотограф, кондитер, репетитор, тегүче, бала караучы, таксист һ. б.ш.)
Ничек үзмәшгуль булырга?
Профессиональ керемгә салым түләүче сыйфатында түбәндәге ысулларның берсе белән теркәлергә мөмкин:
- “Минем салым” мобиль кушымтасы ярдәмендә;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Һөнәри керемгә салым" салым түләүче кабинеты аша;
- кредит оешмалары яки Россия Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлек итүче банклар аша.
"Минем салым" мобиль кушымтасы аша ничек теркәлергә?
Әгәр сездә инде салым түләүче-физик затның шәхси кабинеты бар икән, аннан бары тик ИНН һәм пароль генә кирәк булачак.
Юк икән, Россия гражданины паспортын сканерларга һәм үз фотосурәтен (селфи) ясарга кирәк.
Теркәлү процессы һәр этапта җентекле аңлатмалар һәм искәрмәләр белән алып барыла.