1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 3 апреленә һава торышы фаразы:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән бераз явым-төшем, нигездә, яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +5..+10˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык саклана.