Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 5 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 5 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан булганда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә
чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;
3. Юлның машиналар йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;
4. Трасса аркылы хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күренүчәнлек дәрәҗәсендәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.
Автомобиль йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә урнашуны үзгәртүләрдән, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормоз тотуларлан сакланырга, кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.