2021 елның 5 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 4 апреле, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 5 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык.

2021 елның 5 апреленә

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5°. Көндез максималь һава температурасы +4..+9°.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International