Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова гражданнарны Zoom программасы буенча онлайн-режимда кабул итте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр алуга, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге линиясе буенча ташламалы түләүләр һәм финанс ярдәме алуга, инвалидларны эшкә урнаштыруга, шулай ук "Хезмәт ветераны" исемен алу мәсьәләләренә кагылышлы иде. Барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International