4 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбендә авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган турнир булып узды.
Уенда районның сигез командасы: Әбсәләм, Димтамак, Подгорный, Ютазы, Бәйрәкәтамак, Иске Урыссу, Бәйрәкә һәм Урыссу поселогы командалары катнашты.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын - Әбсәләм командасы
2 урын - Бәйрәкә авылы командасы
3 урын - Ютазы авылы командасы
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Спортчыларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!