Ютазы районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә старт бирде

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

4 апрельдә, 4.00 сәгатьтә Ютазы районы аграрийлары көзге культураларны өстәмә тукландыра башлады. Басуга беренчеләрдән булып "Уңыш" ҖЧҖ агрегатлары чыкты һәм шунда ук 180 га мәйданда көзге бодайны тукландыруга керештеләр.

Уҗымнарны тукландыру барлыгы 5000 гектардан артык мәйданда башкарылырга тиеш.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов, "Уңыш" ҖЧҖ җитәкчесе Айнур Әхмәдиев һәм район Советы депутаты, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин белән бергә чәчүлек мәйданнарының торышын карадылар.

Алар бәяләвенчә, уҗымнарның торышы яхшы һәм язгы өстәмә тукландыру аларга яңадан тернәкләнергә ярдәм итәчәк. Андрей Владимирович билгеләп үткәнчә, иртән - туң, өйлә вакытында җылына торган туфракка кертелгән аммиак селитрасы үсемлекләрнең үсешенә һәм ныгуына булышлык итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International