2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsAppка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.