Милек салымнарын түләүчеләр булып милеккә милек хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла.
Салым түләүчеләр салым түләү бурычларын мөстәкыйль үтәргә тиеш.
Салым кодексының 26 статьясы нигезендә, салым түләүче салымнар һәм җыемнар турындагы законнар белән җайга салына торган мөнәсәбәтләрдә законлы яки вәкаләтле вәкил аша катнаша ала.
Милектә салым салынырга тиешле мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) салым түләү бурычын башкара.
Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 17 районара инспекциясе балаларның салым йөкләмәләре турында «Онлайн» режимында мәгълүмат алу өчен баланы Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» электрон сервисына тоташтырырга тәкъдим итә.
Балигъ булмаганнарның законлы вәкиленә (ата-анасына, опекунга, попечительгә) керү мөмкинлеген алу өчен теләсә кайсы салым органына яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә аның вәкаләтләрен раслаучы документ һәм баланың туу турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Игътибар! Милек салымнарын түләргә мөмкин:
- «Налоги ФЛ " мобиль кушымтасы аша;
- www.nalog.gov.ru Россия Федераль салым хезмәте сайтында («Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц»);
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Уплата имущественных налогов физических лиц и НДФЛ» сервисы ярдәмендә;
- түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.