Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Ютазы район Советының IV чакырылыш бишенче утырышы булды.
Утырышта 6 сорау каралды.
1. 2020 елга Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында доклад белән Ютазы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Мөхәммәтова Руфия Габделмәҗит кызы чыгыш ясады.
2. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында доклад белән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Марат кызы Хөббәтова чыгыш тотты.
3. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап белән Контроль-хисап палатасы рәисе Хафизова Римма Илшат кызы чыкты.
4. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында доклад белән административ комиссия секретаре Латыйпова Зөлфия Мөрсәлим кызы чыгыш ясады.
5. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның Ютазы муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Ютазы муниципаль районында иҗтимагый ярдәмчесе Нигъмәтуллин Тимур Илдус улы сөйләде.
6. "Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу ш.т. поселогында җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" карар проекты турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Галимҗанова Лилия Фоат кызы җиткерде.